Татарстан студентлар отрядлары активистлары Новосибирск шәһәренә слетка китте

2016 елның 9 ноябре, чәршәмбе

Татарстан студентлар хезмәт отрядлары делегациясе 57 нче эш семестры тәмамлану уңаеннан оештырылган Бөтенроссия студентлар отряды слетына китте. Слет 11-13   ноябрь көннәрендә Новосибирск шәһәрендә узачак, Россия Федерациясенең һәм СНГ илләренең 75 субъектыннан барлыгы 2000 артык кеше катнашуы көтелә.

38 кешедән торган Татарстан делегациясе  составында 2016 елгы эш семестры кысаларында яхшы күрсәткечләргә ирешкән, үзләрен уңай яктан күрсәткән студентлар отряды хәрәкәте активистлары республика данын яклыйчаклар.

Әлеге төр чара делегатлар өчен  башка регионнарда студентлар отряды хәрәкәте буенча барган эшчәнлек белән танышу, тәҗрибә уртаклашыру мөмкинлеге. 

Слет кысаларында регионнарда эшләп килгән студентлар отрядларының штаб командирлары белән берлектә пленар утырыш, отряд юнәлешләре буенча тематик түгәрәк өстәлләр, конкурс, мастер класс, спартакиадалар каралган.

Бөтенроссия студентлар отряды слеты "Россия Студентлар Отрядлары" Яшьләр гомумроссия иҗтимагый оешмасы, Новосибирск өлкәсе хөкүмәте, Новосибирск шәһәре мэриясе, РФ мәгариф Министрлыгы һәм РФ спорт Министрлыгы ярдәме белән уздырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International