“Ректор белән әңгәмәдә”

2016 елның 9 ноябре, чәршәмбе

Кичә, 8 ноябрь көнне Казан дәүләт университетының кече конференция залында КДУ ректоры, ректорлар советы рәисе Ильшат Гафуров университетта эшләп килүче студентлар отряды  штабы активистлары белән очрашты.

Очрашуда студентлар хезмәт отрядларының Республика үзәге җитәкчеләре  Ринат Садыков, Фәрит Шаяхметов, Казан үзеге командиры Булат Габдрахманов, социаль һәм тәрбия эшләре буенча проректор Ариф Межведилов, яшьләр политикасы буенча департамент директоры Юлия Виноградова һәм башкалар катнашты.

Үзенең чыгышында Ильшат Гафуров студент елларында төзелеш отрядында эшләвен искәртте, әлеге хәрәкәтнең мөһим тармакларның берсе булуын ассызыклады.

Штаб активистлары ректорны өченче эш семестры нәтиҗәләре, университетта эшләп килүче  юнәлешләр, соцаль яктан әһәмиятле булган чаралар, проектлар белән таныштырдылар.

Үз чиратында Ильшат Гафуров университетта студентлар отрядын үстерү һәм популярлаштыру өчен яңа тәкъдимнәр кертте. Очрашу ахырында студентлар хезмәт отряды үзәге тарафыннан ректорга рәхмәт хаты һәм КДУ отрятларының барлык юнәлешләрен дә чагылдырган фотоальбом тапшырылды.

Шулай итеп студентлар хезмәт отрядлары үзәге тарафыннан оештырылган “Ректор белән әңгәмәдә” дип аталган проетка старт ясалды. Әлеге төр очрашуларны Республика буенча уку йортларында уздыру планнаштырыла.

Бу проект студентлар арасында һәм җәмгыяттә хезмәт кешесен популярлаштыру, яшьләрне республика күләм проект һәм программаларны оештыруга җәлеп иттерүдә зур роль уйный.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International