25 ноябрь көнне Казан шәһәре Башкарма комитетының актлар залында Казан үзәк студентлар хезмәт отряды тарафыннан өченче эш семестры нәтиҗәләре бунча конференция уздырылды. Утырышта Казан узәк студентлар хезмәт отрядлары җитәкчесе Булат Габдрахманов урынына яңа кеше билгеләнде. Җитәкче вазыйфасына Казан милли тикшеренү технология университеты каршында эшлэп килүче “Технолог” Штабының элеккеге комиссары Андрей Храмов сайланды. Конференция кысаларында Штаб командирлары узган эш семестры нәтиҗәләре белән таныштырды, активистларга рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырылды.