11-13 ноябрь көннәрендә Новосибирск шәһәрендә 57 эш семестры тәмамлану уңаеннан Бөтенроссия студентлар отряды слеты булып узды.
Слетта Россия Федерациясенең 64 регионыннан 2000 кеше катнашты. Чараны оештыруда 300 волонтер, 500 артист җәлеп итерелде, 16 площадка, бәйге, ярышлар, белем бирү, киңәшмә, күңел ачу, экскурсия кебек 40 тематик чара оештырылды.
43 кешедән торган Татарстан делегациясе составында студентлар отряды хәрәкәтендә 2016 елгы эш семестрында яхшы күрсәткечләргә ирешкән иң актив студентлар, штаб командирлары, уку йортларыннан җитәкчеләр бар иде.
Татарстанлылар слетта сынатмады. Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты (КДАТУ) каршында оешкан “Казан” төзелеш отряды студенты Сергей Королев ярышларда армсморт төре буенча 1 урын, Бөтенроссия студентлар отрядлары спартакиадасы кысаларында ГТО нормативларын үтәү буенча 3 урынга ия булды. КДАТУ каршында эшләп килүче Штаб командиры Артем Кудряшов төзелеш орядлары арасында уздырылган Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсында “Иң оста мастер” дигән исемгә лаек булды. Казан милли тикшеренү технология университеты каршында эшләп килүче “Технолог” Штабы комиссары Андрей Храмов Бөтенроссия командирлар һәм комиссарлар конкурсы финалисты. Шулай ук безнең делегатлар проводниклар отрядларлары арасында уздырылган һөнәри осталык конкурсында , иҗат фестивалендә дә чыгыш ясадылар.
Бөтенроссия студентлар отрядлары слеты отряд вәкилләренә регионнарда хәрәкәтнең үсеш дәрәҗәсен билгеләү, тәҗрибә уртаклашу, узган елга нәтиҗә ясау мөмкинлеге бирде.
Бу чара МООО "Россия Студентлар Отрядлары", Новосибирск өлкәсе хөкүмәте, Новосибирск шәһәре мэриясе, РФ мәгариф Министрлыгы һәм РФ спорт Министрлыгы ярдәме белән уздырылды.