10 март конне Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының актлар залында бетон коючы һәм ташчы һөнәрләре буенча профессианаль эзерлек курсларында белем алган студентларга таныклыклар тапшыру тантанасы узды. Элеге чарада Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министрының урынбасары А.М. Мингуловта катнашты.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты боерыкнамәсенә туры китереп 18.03.2013 № 436-р, студентлар хезмәт отрядлары һәм укучы яшьләр арасында профессианаль эзерлек курсларын оештыру кысаларында эзерлек курсларын уздыручы уку йортлары белән килешү төзелгән иде.
Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгына элеге боерыкнамә кысаларында профессиональ эзерлек курсларында белем алырга теләүче яшьләрне җыеп группаларга туплау бурычы куелган иде.