Республика әйдаманнар мәктәбе үз эшен дәвам итә!

2016 елның 14 марты, дүшәмбе

2015 елның 24 декабрендә Казанда әйдаманнар мәктәбенең ачылу тантанасы узган иде. Аның эшчәнлеге берничә өлешкә бүленде. Беренче өлеш дистанцион рәвештә Татарстан Республикасының 19 муниципаль районы катнаштында уздырылды. 1-3 апрель көннәрендә күчмә инструктив җыелыш уздыру планнаштырыла.

10 март көнне икенче өлешнең укулары башланып китте. Казан (Идел буе) федераль университетының тарих институты нигезендә "Импульс" педогогик отрядының әйдаманнар мәктәбе ачылу тантанасы узды. Ә Казан (Идел буе) федераль университеты бинасында Татарстан Республикасы һәм Кырым Республикасы балалар өчен ял һәм сәләмәтләндерү лагерьләрендә эшләргә теләк белдерүче студентлар өчен укулар,  Казан (Идел буе) федераль университетының Алабуга филиалы нигезендә "Регион 116" педогогик отряды укулары башланды. Лекцияләрнең кереш өлеше Россия Студентлар Отрядларының структурасы һәм эшчәнлеген яктырту, киләчәктә студентлар өчен ачылган мөмкинлекләрне ассызыклауга юнәлтелгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International