2016 елның 1 мартында проводниклар мәктәбенең ачылу тантанасы узды. Төрле уку йортларыннан барлыгы 200 гэ якын студент катнашты. Чара барышында алар эшләп килүче отрядлар, командир һәм комиссар,3 айлык уку программасы белән танышты. 10 март көнне беренче дәресләр башланып китте.
Уку программасы ике өлештән тора. Беренче өлеше 16 дәрес - 45 академик сәгатьне уз эченә алган теоретик белем бирүгә нигезләнгән. Икенчесе практик өлеш. Икенче өлештә студентлар - булачак проводниклар эш урыны белән танышу максатыннан махсус пассажир поездлары вагоннарында теоретик белемнәрен ныгыта.