14-17 март көннәрендә «Пламя” балаларны сәламәтләндерү лагеренда балалар һәм яшьләр ялының республика профильле программалары смотры узды.
Чара белән бергә Татарстанның профильле сменаларында балалар һәм яшьләрне сәламәтләндерү, аларның ялын оештыру буенча пленар утырыш та үткәрелде.
Быелгы пленар утырышта республика профиль сменалары буенча 341 программа тәкъдим ителде. Шуларның 320се – Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы тармагы буенча. Алар арасында чатыр тибындагы 54 смена программасы, Краснодар крае һәм Кырым республикасы территориясендә оештырыла торган 15 смена программасы да бар. Моннан тыш, республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы да үзтармагы буенча 21 смена булдырган.
Республика студентлар хезмәт отрядлары үзәне әлеге чарада беренче ел гына катнашмый. 17 март көнне безнең оешма тарафыннан 20 профиль программа якланды.