Халыкара урман көне уңаеннан макулатура җыю

2016 елның 21 марты, дүшәмбе

20 март көнне макулатура җыю буенча акция уздырылды. Элеге акция "БУДЕТ ЧИСТО" ("ЧИСТА БУЛА") яшьләр хәрәкәте- "Greenlight" экологик отряды активы, Идел буе экологик компаниясе һәм Республика студентлар хезмәт отряды үзәге белән берлектә  оештырылды. Акция,  21 март- Халыкара урман көненә багышланды. Барлыгы 400 кг макулатура җыелды. Катнашырга теләүчеләр саны  шактый иде. Ә студентлар хезмәт отрядлары үзәге тарафыннан отрядлар арасында конкурс та игълан ителде.

1 урынга 111 кг макулатура җыеп, Казан милли тикшеренү технология университеты нигезендә эшләп килүче,  проводинклар отряды лаек булды;

2 урында "Fresh" проводниклар отяды (51,2 кг);

3 урын 22,4 кг макулатура җыючы "Аррьеро" проводниклар отрядына эләкте.

Элеге чараның төп максаты урманнарны саклап калу белән бер рәттән су һәм энергияне дә исраф итмәү иде. Чөнки, 1 тонна макулатура ярдәмендә 200 куб.метр су һәм 1000 кВт электроэнергиягә экономия ясап була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International