1-3 апрель көннәрендә "Пламя" балаларны сәламәтләндерү лагерендә әйдаманнар мәктәбенең күчмә инструктив җыелышы булып узды. Республика әйдаманнар мәктәбенең максаты - яшьләрне, балалар ял һәм сәламәтләндерү лагерьләренә әзерләү һәм киләчәктә эшкә урнаштыру. Әлеге чарада 100 артык кеше катнашты. Алар арасында төрле уку йортларыннан студентлар, район үзәкләрендә эшләп килүче балалар ял һәм сәламәтләндерү лагерьләре җитәкчеләре дә бар иде. Өч көн дәвамында катнашучылар норматив хокук нигезләрен, балалар белән эшләү психологиясен, күмәк чаралар оештыру методикасын, беренче ярдәм күрсәтү методларын өйрәнде. Әлеге чара "Вожатская кухня"-"Әйдаманнар кухнясы" тематикасында оештырылган иде. Катнашучылар поварлар булса, өйрәтүчеләр шеф-повар вызыйфасын башкарды. Төп менюда белем бирү, педогогика, психология тренинглар, "десерт" - уен, җыр-бию формасында оештырылган практик өлеш.
Чара барышында катнашучылар Татарстан Республикасы премьер-министры киңәшчесе Андрей Кондратьев, Комиссия секретаре "Лето" Республика үзәк мәгълүмәти-методик бүлек җитәкчесе Анна Лопаева, Студентлар хезмәт отрядлары директоры Садыков Ринат Наил улы белән очраштылар.
Гыйнвар аенда беренче өлеш дистанцион рәвештә муниципаль районнар катнашында узды. Әлеге этапта катнашучыларга электрон почта аша теоретик материаллар җибәрелде. Җибәрелгән материаллар нигезендә алар практик өлешне башкардылар.
Күчмә инструктив җыелыш Республика үзәк студентлар хезмәт отрядлары, Татарстан Республикасы "Лето" балалар һәм яшьүсмерләрне саләмәтләндерү, ял һәм эш белән тэемин итү үзәге һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы белән берлектә уздырылды.