8-10 апрель көннәрендә "Регина" кунакханәсендә II Республика күләм командирлар һәм комиссарлар мәктәбе узды. Мәктәпне Студентлар хезмәт отрядлары Республика штабы Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы белән берлектә оештырды.
Өч көн дәвамында тренинг, лекцияләр, тәҗрибәле белгечләр белән очрашулар, мастер- класслар уздырылды. Студентлар хезмәт отрядлары хәрәкәтен район һәм шәһәрләрдә дә үстерү мәсәләләрен сөйләштеләр. Барлыгы 150 делегат катнашты (Казан, Әлмәт. Буа, Чистай, Түбән Кама, Алабуга, Яр Чаллы, Зәй һ.б.)
Әлеге чарада Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, РФ Дәүләт Думасының Физик культура, спорт һәм яшләр эшләре комитеты рәисенең беренче урынбасары Марат Мансур улы Бариевта катнашты.