14 май көнне Казанда табигатьне саклау “Урман утырту көне” акциясе узды. Әлеге чара кысаларында "Казан-Арена" стадионы алды территориясендә 400 чыршы үсентесе утыртылды.
Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан оештырылган акциядә Татарстан Республикасы Президент Аппараты, Министралар Кабинеты, Дәүләт Советы, Студентлар хезмәт отрядлары һәм башка оешма вәкилләре катнашты.
Чараның төп максаты гражданнарның игътибарын урманнарны саклау проблемаларына җәлеп итүдән, шулай ук планетаның яшел байлыгына карата сакчыл караш тәрбияләүдән гыйбарәт.