СТУДЕНТЛАР ХЕЗМӘТ ОТРЯДЛАРЫ АРАСЫНДА УЗГАН VII СПАРТАКИАДАДА КАТНАШУЧЫЛАРНЫ ҺӘМ ҖИҢҮЧЕЛӘРНЕ КОТЛЫЙБЫЗ!!!

2016 елның 26 сентябре, дүшәмбе

22-24 сентябрь көннәрендә МЦ "Волга" базасында студентлар хезмәт отрядлары арасында узган спартакиада тәмамланды!

Спартакиадада 100 артык кеше 11 артык команда катнашты.

Спартакиада кысаларында студентлар хезмәт отрядлары активистлары ГТО нормаларын тапшырды,  канат тарты, йөгерү, шахмат һәм башка спорт төрләрендә көчлеләрне билгеләде.

Студентлар хезмәт отрядлары директоры – Садыков Ринат Наиль улы сүзләренә караганда: “ Спартакиада уздыру идеясы 7 ел элек тәкъдим ителә. Ул вакытта студентлар хезмәт отрядлары активистларын берләштерү өчен яңа механизм кирәк була. Ә спорт яшьләрне берләштерү чыганагы.  Элеге чара Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы ярдәме белән уздырыла”.

Спартакиаданың ябылу тантанасында Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министрының урынбасары Гарифуллин Рөстәм Марат улы да катнашып җиңүчеләргә үзенең теләкләрен җиткерде: “ Сез җәй айларында эшләп яхшы күрсәткечләргә ирештегез, э кем яхшы эшли- шул яхшы итеп ял да итә.Сез барыгыз да җиңүчеләр, киләчәктә уңышлар, ныклы сәламәтлек телим!”- дип тәмамлады ул чыгышын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International