1 октябрь Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан студентлар хезмәт отрядлары активистлары Яшел Үзән шәһәрендә урнашкан карталар һәм инвалидлар йортында кунакта булды.Интернатта 600 артык өлкәннәр һәм психик авырулы инвалидлар яши. Отрядлар активистлары актер да, җырчы да, музыкантта булды. Сәхнәдә рус һәм татар телләрендә шигырьләр, җырлар яңгырады, гитара һәм пианино да композицияләр уйналды, биюләр биелде. Бәйрәм ахырында интернатта яшәүчеләргә яфраклардан ясалган үзенчәлекле букетлар бүләк ителде, чәй тәм-томнары тапшырылды.
Элеге очрашу бик тә җылы атмосферада узды. Студентлар хезмәт отрядлары активистларына кушылып биючеләр дә, җырлаучылар, кабаттан кунакка чыкыручылар да шактый иде.
Мондый төр очрашулар дан соң үзеңне башкача хис итә башлыйсың, күңелдә көндәлек кичерешләрдән үзгә булган яңа эмоцияләр, игътибарлылык, мәрхәмәтлелек кебек сыйфатлар калкып чыга- ди, студентлар хезмәт отрядлары активистлары.
Биредә яшәүчеләр өчен җылылык бүләк итәргә теләүчеләр өчен әлеге йортның ишекләре һәрвакыт ачык.