6 октябрь көнне Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгында Студенталр хезмәт отрядларының Республика штабы утырышы булып узды. Утырышта Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министрының урынбасары Гарифуллин Рөстәм Марат улы, Идел буе федераль округы студентлар отрядлары штабы җитәкчесе Ислаев Василий Филиппович, Республика Студентлар хезмәт отрядлары үзәге диреторы Садыков Ринат Наил улы, югары белем бирү һәм һөнәри белем бирү оешмалары каршында эшләп килүче студентлар хезмәт отрядлары штаб командирлары һәм комиссарлары катнашты.
Утырышны Рустам Марат улы башлап җибәрде: "Уку белән эшне бергә алып барганыгыз өчен, зур күрсәткечләргә ирешкәнегез өчен, 53-еллык тарихы булган хәрәкәтнең активистлары булганыгыз өчен зур рәхмәтемне белдерәм. Вакыт үтүгә бу көннәрне балаларыгызга да горурланып сөйләрсез", - дип ассызыклады ул.
Идел буе федераль округы студентлар отрядлары штабы җитәкчесе Ислаев Василий Филиппович үзенең чыгышында быел Татарстан студентлары Кырымда ике Бөтенроссия проектында катнашулары, җәйге кампаниядә барлыгы 460 студент төче чия, нектарин, алма җыю эшләрендә хезмәт куюын, сентябрь-октябрь айларында180 кеше эшлэве,араларында 62 се- республиканың авыл хуҗалыгы уку йортлары студентлары булуын, аеруча Кукмара авыл хуҗалыгы техникумы укучыларының шактый булуын билгеләп үтте. "Ялта-Интурист" кунакханә комплексында да Татарстан студентлары актив хезмәт куйды. Аеруча Казан кооператив институтына тукталып, алардан башка кунакханә комплексындагы эшне тулысынча башкарып чыга алмас идек, дип белдерде.
Утырыш кысаларында студентлар хезмәт отрядларының быелгы эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча ясалган видеролик күрсәтелде. 2014- 2017 елларда Татарстан Республикасы студентлар хезмәт отрядлары эшчәнлеген үстерүгә юнәлтелгән концепцияне гамәлгә ашыру ысуллары каралды.