Татарстан хезмәт отрядларына җәй айларында республиканың төрле тармакларында ихтыяҗ зур: төзелеш комплексы, авыл хуҗалыгы, энергетика, сервис, сэламәтлек саклау өлкәсе һ.б..
Республика күләм хәрәкәтнең төп девизы “Сүз белән түгел, эш белән!”. Нәкъ тә шушы девиз астында алар социаль яктан мөһим булган объектларга барып ярдәм итәләр.
16 октябрь көнне “Импульс” һәм “Дельта” педагогик отрядлары Казан шәһәрендә урнашкан Роналд Макдоналд йортында булып кайттылар. Әлеге хәйрия кунакханәсендә Республика балалар клиник хастаханәсенең онкология бүлегендә озак вакыт дәваланучы балалар әти-әниләре белән бергә яши.
Бер кичкә генә моряк һәм пиратлар образына кергән әйдаманнар дәваланучы балаларны мавыктыргыч сәяхәткә дәштеләр. Балалар әти- әниләре белән берлектә төрле мавыктыргыч иҗади биремнәрдә катнаштылар, уеннар уйнадылар.