Татарстан студентлар хезмәт отрядлары Саранск шәһәренәдә уздырылган слетта булып кайтты

2016 елның 25 октябре, сишәмбе

Татарстан студентлар хезмәт отрядлары вәкилләре Саранск шәһәрендә уздырылган слетта булып кайтты. Биредә Идел буе федераль округы отрядлары җыелды.

Слет 21-23 октябрь көннәрендә Мордва Республикасы Саранск шәһәрендә узды. Барлыгы 250 кеше катнашында үткән чарада Башкортстан Республикасы, Мордва, Марий-Эл, Удмуртия һәм Чуваш Республикалары, Самара, Пенза, Ульяновск, Түбән Новгород, Киров, Саратов, Оренбург өлкәләре, Перемь крае отрядлары бар иде.

Чарада Мордва Республикасы яшьләр эшләре буенча Дәүләт комитеты рәисе Н.А.Помелова , Мордва университеты ректоры С.М.Вдовин, Идел буе федарль округының студентлар отряды штаб командиры В.Ф.Ислаев, Себер федарль округының студентлар отряды штаб командиры А.Н. Потейко, Яшьләр гомумроссия иҗтимагый оешмасы “Россия студентлар хезмәт отряды” Кырым төбәге бүлекчәсе командиры В.В. Кайданский, Идел буе федарль округының яшьләр гомумроссия иҗтимагый оешмасы “Россия студентлар хезмәт отряды” төбәк җитәкчеләре катнашты.

Слетның максаты – тәҗрибә уртаклашу аша студентлар отрядларының иҗади һәм мәдәни потенциалын арттыру, 2016 елның өченче хезмәт семестрына нәтиҗәләр ясау, студентлар отряды хәрәкатен үстерүгә юнәлтелгән социаль проектлар яклау.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International