26 октябрь көнне Казан дәүләт энергетика университеның актлар залында “Тесла” студентлар отряды штабының иҗат фестивале узды. Чарада отряд кысаларында тәҗрибә туплаган студентлар, киләсе елга эшләргә теләк белдерүче кандидатлар, башка уку йортлары каршында эшләп килүче штаб вәкилләре катнашты.
Фестивальне Казан дәүләт энергетика университеның укудан тыш һәм тәрбия эшләре буенча проректоры Ирина Жукова, Республика үзәк студентлар хезмәт отрядлары директоры Ринат Садыков башлап җибәрделәр. Алар чыгышларында студентларны өченче эш семестрының тәмамлануы белән котлап рәхмәт сүзләре җиткерделәр.
Җәй айларында проводник, әйдаман, энергетик, балык эшкәртү әшләрендә эшләп кайткан студентлар Фестивальдә җырладылар да, биеделәр дә, кызыклы куренешләр дә күрсәттеләр.
Казан дәүләт энергетика университетының студентлар отряды штабы Татарстанда уку йортлары каршында эшләп килүче штаблар арасында алдынгы урыннарны алып тора. Студентлар отряды хәрәкәтендә биреде 1000 артык кеше катнаша.
Оештыручылар фикере буенча әлеге фестиваль киләчәктә традициягә әйләнергә тиеш.